Якташыбыз 98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүдә ифтарда катнашты
(Мәскәү, 13 июнь, "Татар-информ", Александр Долгов). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек академик Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов Мәскәү татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты. Чараны Мәскәү татарлары “Штаб"ы оештырып, авыз ачу мәҗлесенә башкаланың татар хәрәкәте ветераннарын җыйды.